ҖИП- кис. «Җ» авазына башланган «җиңел» сыйфатына ялганып һәм басымны үзенә алып, шул сыйфатның артыклык дәрәҗәсен ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Иш булачак кызны табуы да, «Әп» итү дә хәзер җип-җиңел. Х.Туфан. Югыйсә, ана карыныннан төшү, кендек киселү, имчәктән аерылу, сизмәвең, белмәвең аркасында, җип-җиңел ул. Ә.Гаффар. Их, иңнәреңә йоп-йомшак, җып-җылы, җип-җиңел тун элеп кенә менә шушы урам буйлап үтсәң иде дә, барлык тәрәзәләрдән барча хатын-кыз көнләшеп карап калса иде. З.Мурсиев |