ҖИҢҮЧЕ и. 1) Сугышта, көрәштә дошманны җиңгән, үзенә буйсындырган кеше; җиңеп чыккан як. Солдатлар, үзләрен җиңүче итеп тойсалар да, элекке дошман җирләрендә икәнлекләрен онытмыйлар. Х.Мөдәррисова 2) Ярышта алдынгылыкны алган, беренчелеккә ия булган зат. Ул җыелышта җиңүчеләргә вымпеллар, байраклар тапшырылачак. А.Расих. Ярышларның иң мөһиме һәм кызыклысы булып көрәш санала, бүләкнең дә иң зурысы ат чабышында җиңүчегә һәм сабан туе батырына саклана. Р.Уразманова 3) Башкалардан өстен чыгучы; үзе белән килешергә, аңа буйсынырга мәҗбүр итүче. Җиңүчеләргә хас тавыш белән гәпләшергә тотындылар. К.Кәримов. Көз көне ата боланнар үз яннарына 2–5 ана боланны җыялар. Бу вакытта алар бик ярсу булалар... Ана боланнар, тезелешеп басып, җиңүчене көтәләр. Хайваннар дөньясы |