ҖИҢҮ I ф. 1) Сугышта, яуда дошман гаскәрен буйсынырга мәҗбүр итү; тар-мар итү, таркату. Дәрман бирдең, яшьлек, Давылларны, ябырылган яуны җиңәргә. М.Хөсәен. Аларның җиңеп кайтулары күзгә ташланып тора. М.Юныс

2) Ярышта, көрәштә өстен чыгу, беренчелекне алу, уңыш казану. Мин [кыйммәтле кәгазьне] тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның бүләге сынлы тотып, әнигә китердем. Г.Ибраһимов. Җиңү бит ул – мәхәббәт кебек үк татлы нәрсә. Ә мәхәббәттә җиңү икеләтә татлы. Ф.Яруллин

3) Кемне яки нәрсәне дә булса үзенә буйсындыру, аныңча эшләргә, яшәргә мәҗбүр итү. Халыкны хан да җиңмәс. Мәкаль. Мәүсәл сәләтле шәхес булган. --- ул хәйлә, акыл, тәҗрибә таләп итә торган дипломатия юлы белән җиңәргә яраткан. М.Юныс. 1917 елда Февраль революциясе җиңгәч, татар-башкорт халкының күптәнге хыялы – Россия составында киң хокукларга ия булган автономия төзү теләген тормышка ашыру өчен уңай шартлар туа... М.Әхмәтҗанов

4) Нинди дә булса халәттән чыгарга көч табу, үз-үзең белән идарә итә алу, ихтыяр көчеңне туплау. Дөрес, баштарак тыелырга, йөрәгемне тынычландырырга, мәхәббәтне акыл белән җиңәргә чамалап карадым... Ә.Еники. Ялгызлыклар басты иңнәремә – Җиңәрменме язмыш сынавын?! Ш.Җиһангирова

Җиңә бару Бер-бер артлы барысын да җиңү, даими рәвештә җиңү. Кимчелекләрне әкренләп җиңә бару гына зур гыйльми ачышларга китерә. М.Зәкиев. Кайберләре исә, тормыштагы кыенлыкларны җиңә барып, реаль эшләргә юл табалар, ---. Ә.Хуҗиәхмәтов

Җиңә килү Дәвамлы рәвештә, электән үк, һәрвакыт җиңү

Җиңеп ату Тиз арада зур өстенлек белән җиңү, пыр туздырып ташлау

Җиңеп бару к. җиңә бару. Гомер юлында очраган кыенлыкларны җиңеп бару, нинди генә газап булса да, татлы газап! Н.Хәсәнов

Җиңеп бетерү Тәмам җиңү; барысын да җиңү

Җиңеп кую Уйламаганда кемне булса да җиңү

Җиңеп ташлау к. җиңеп ату

Җиңеп тору Бик еш җиңү. Ә инде Атилла яуларына килсәк, ул һәрбер сугышта җиңеп тора. Ф.Урманче

Җиңеп чыгу Көрәштә, сугышта өстен булу; тулысынча җиңү. Биючеләр биегәндә, Идәннәре бөгелә. Ярышларда җиңеп чыктык, Безнең биисе килә. Такмак. Родос Алыбы селкенеп куя һәм турая, аның тирәсенә тупланган родослылар Кояш алласының җир тетрәүне җиңеп чыга алуына тәмам инаналар. М.Юныс. Бу көрәштә кайсы җиңеп чыгар – мин үзем әйтә алмыйм. Н.Измайлова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә