ҖИҢСЕЗ с. Җиңе булмаган яки җиңе бик кыска итеп тегелгән. Башында кырпулы бәрхет бүрек, ак күлмәк өстеннән җиңсез казаки кигән. Г.Гобәй. [Килен] Иелгәндә ташып чыккан күкрәкләрен каплап, кабалана-кабалана, җиңсез, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап ала һәм, тиз генә борылып, --- бакча капкасына таба йөзеп китә. Р.Мөхәммәдиев ◊ Җиңсез күлмәк кидерү Үтерү, җанын кыю |