ҖИҢСӘ и. 1) Киемнең җиңе тузмасын, каралмасын, беләкне камыл сыздырмасын һ.б. өчен, беләккә киелә торган махсус өстәмә җиң. Минем белән янәшә торып битен чылатканда, Сәлимә, бүтәннәр күрмәслек итеп кенә, чигүле җиңсәсеннән алып, миңа кәгазьгә төргән бер кечкенә әйбер сузды. Г.Бәширов. Зәңгәр җиңсәләр кигән почта кызларының пресслы печатьне, шапылдатып, конверт өстенә сугулары ишетелә. Г.Ахунов 2) Сугылган бөртекне бушатканда, кирәкле юнәлештә кою өчен җайлаштырып, ныклы, чыдам тукымадан җиң сыман итеп тегелгән җайланма; шланг формасындагы улак-торба. Төрле җиңсәләр ясаганда, мамык җебеннән эшләнгән тукымалар файдаланыла иде. Хәзер заводта синтетик җеп тукымаларын куллану технологиясен үзләштерү бара. Б.Камалов 3) кулин. Мичтә азык-төлек пешергәндә кулланыла торган, кургашын кәгазеннән я булмаса кызуга чыдам башка берәр материалдан ясалган, җиң сыман капчык. Үрдәкне җиңсәгә тыгып пешерү 4) анат. Ашказанының зур булмаган бүлеге; русчасы: рукав 5) анат. Хатын-кызда һәм теше хайваннарда аналыктан килә торган канал; русчасы: влагалище. Бозау салырга булса, сыер борчыла, аналык җиңсәсеннән канлы сыекча килә башлый. Сөт терлекчелеге 6) бот. Кайбер үсемлекләрдә яфракның сабакны әйләндереп төреп алган түбәнге өлеше. Җиңсә сабакны тагын да ныграк һәм чыдамлырак итә, буын араларының үсә торган яшь, йомшак өлешләрен зарарланудан саклый. Ботаника. Яфраклары алмаш торышлы, кыяксыман, пластинкасының җиңсәгә күчү урынында кече телле, өске ягы кытыршы. Урман аптекасы |