ҖИ’Ң ОЧЫ и. 1) Җиңнең беләзеккә таба тарайтыбрак тегелгән өлеше, манжет. Шмит, сүзләренең тәэсирен белү өчен, сырмасының җиң очларын төймәләп торган Фатыйманы дикъкать белән күзәтте. А.Расих. Аклы күлмәкнең җиңе тар, Җиң очында хаты бар. Татар халык җыры 2) Җиңнең кул чуклары чыга торган өлеше. Ул әледән-әле җиң очын тарткалап, чыра шикелле юка беләкләрен яшерергә тырыша иде. Г.Бәширов. Ул майлы җиң очы белән әледән-әле маңгай тирен сөртеп ала. Г.Иделле |