ҖИҢЕШ и. сир. Җиңү, уңыш. Яңа елда яңа җиңүләргә ирешкәч, ул җиңешен сөйләр. Ш.Маннур. Озатканда, халык комиссары миңа әйтә: колхоз тормышы – крестьяннарны бөлгенлектән, караңгылыктан шатлыклы якты тормышка чыгаручы иң зур җиңешебез, ди. Ф.Бурнаш. Хәзер инде миңа бу җырның менә дигән социаль мәгънәсе дә ачылып җитте. Минем өчен җиңеш иде бу. М.Әмир |