ҖИҢЕЛЧӘ с. 1. Җиңелнең уртача дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган кимлек дәрәҗәсен белдерә. Якты кояштан кар җемелди, күз чагыла. Атлар өстендә җиңелчә бәс. М.Хәбибуллин. Элек Гыймай тозы җиңелчәрәк итеп пешерелгән ашларны ярата иде, хәзер кыркурак итеп пешерелгәнне хуп күрә. Ф.Яруллин. --- андый бала бер минут та урынында утырып тора алмый кебек; бертуктаусыз башка балалар белән җиңелчә конфликтка кереп тора... Тигез гомер итегез!

2. рәв. мәгъ. 1) Артык куркыныч түгел, тиз төзәлердәй. Әүхәдие соңгы хатында, җиңелчә яраланып, госпитальгә кердем дигән. Ф.Яруллин

2) Сизелер-сизелмәс кенә, аз гына. Минем тез буыннарым җиңелчә генә калтырап киттеләр, алар әллә ничек кенә, бик аз гына исергәннәр шикелле иде. Ф.Әмирхан. Еракта яңгыр тоҗымнары аша җиңелчә өрфияләнеп торган урманнар тәбәнәгәеп калган сыман. Р.Зәйдулла. Суалчансыман амфибияләрнең тәннәре цилиндр формасында, арка-корсак юнәлешендә җиңелчә генә кысылган. Хайваннар дөньясы

3) Йомшак кына, көчле басым ясамыйча. Карт белән карчык үзара җиңелчә генә әйткәләшеп алалар. Ф.Яруллин. Әнисенең мондый җиңелчә тонга күчүе, болай караганда, Гөлчирәне дә чак-чак кына бушатып җибәрергә тиеш иде кебек... Ф.Хөсни

4) Хәрәкәтләнергә комачауламый торган, юка һәм уңайлы киемнән. Ямьле җәйге юл буенча җәяүләү җиңелчә киенгән яшьләр өчен авыр булмаса да, авылга кайтып җитү белән, буыннарыбызда авырлык сизелде. М.Әмир. Җиңелчә киенеп, уйнап-көлеп йөрүче җилбәзәкләрне хәзер күрмәссең, барысы да тизрәк җылыга кереп посарга ашыга. Г.Әпсәләмов

5) Тәэсире сизелер-сизелмәслек булган. Кыргый җитен үләне ялкынсынуга каршы, тирләткеч, үт кугыч, сидерткеч һәм җиңелчә генә эч йомшарткыч буларак тәэсир итә. Урман аптекасы

Җиңелчәгә җигү Атны җиңел йөк тарту яки кешеләр утыртып йөрү өчен генә җиңү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә