ҖИҢЕЛҮЧЕ и. 1. 1) Сугышта яки сыйнфый көрәштә буйсындырылган, ярышта җиңелгән як; үзара ызгыш-талашта, бәрелештә җиңелгән кеше. – Син – әсир зат, ханбикә, җиңелүче як буларак, безнең таләпләрне үтәргә бурычлысың, – дип, вәкарь белән генә тезеп китә, – орышның кагыйдәсе шундый. М.Әмирханов. Берничә кабилә нидер бүлеп ызгышканнар. Җир бүлешкәннәрдер, күрәсең, җиңелүче як буш яткан урыннарга күченеп китә. Р.Сәгъди

2) Ярышта алдынгылыктан төшеп калган төркем яки аерым бер кеше

3) Бәхәс вакытында каршы як фикере белән килешкән, фикеренең дөрес түгеллеге дәлилләнгән кеше; буйсындырылган, карышудан туктаган хайван. Хәзер, менә хәзер су кызы җир егетен үзенә алып, җиңү тантанасын тирә-юньгә белдереп бөтерелер. Башкалар да моны аңлар, аларның күз карашларында җиңелүчегә нәфрәт чагылыр. М.Маликова. Җиңелүчеләр, дуслашып, буйдаклар төркеменә берләшә, ә җиңүче болан белән ана боланнар көтү булып китә. Хайваннар дөньясы

2. и мәгъ. Җиңелгән кеше. Юра белән нык кына бәргәләшергә туры килде безгә. Җиңелүче дә, җиңүче дә булмады... Иртәгәсен күз төпләрем күгәргән килеш эшкә бардым. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә