ҖИҢЕЛҮ ф. 1) Дошманга буйсынырга мәҗбүр булу. Урыс солдаты беркайчан да җиңелми. Р.Зәйдулла. Византиянең ялкау, талантсыз яу башлыклары бик күп очракта җиңеләләр, меңнәрчә гаскәр бер дә юкка яу кырында ятып кала. Ф.Урманче. Кария армиясе җиңелгән илгә ясак салып кайтып киткәч, Родос шәһәрендә мәсхәрәле һәйкәл кала. М.Юныс

2) Көрәштә, ярышта көндәшеннән оттыру, өстенлекне бирү. Бар булсаң, биргәнеңне әйтмә, ир булсаң, җиңелгәнеңне әйтмә. Мәкаль. Ватан өчен утка төшсәң – үлмисең, гарең өчен сугышсаң – җиңелмисең. Мәкаль. Сугышканда Арнольдның җиңелмәве аны бермә-бер шатландырды, әлбәттә. З.Хәким

3) Карышмый башлау, бирешү, үз уеннан кире кайту, нинди дә булса көчкә, хискә каршы тора алмау. Вак дулкыннар, бәрелә-бәрелә, биек каты ярларны ишә, Равиләнең күңеле алай каты түгел иде, җиңелде, заводтан чыгып, ательега урнашты. Ф.Яруллин. Син бирешмә, кызым, башың имә, Гел алга бар, көрәш, җиңелмә! Ш.Җиһангирова

Җиңелә бару к. җиңелеп бару. Тик хәзер инде үлем, кан кою юк. Ачлык та җиңелә бара. М.Мәһдиев

Җиңелә башлау Җиңелергә тотыну. Ситдыйк абзый үзе ярый торган кеше булса да, хатынына чыдар әмәл юк иде, күрмәгән булып йөрсәм дә, җиңелә башладым. Г.-Халикъ Садри

Җиңелә төшү Бераз җиңелү. Баштарак аны кусам да, Соңнан җиңелә төштем. Әллә ничек бик тиз генә Язмыш белән килештем. Ф.Яруллин

Җиңелеп бару Акрынлап, аз-азлап җиңелү. Фашистлар, үзләренең котылгысыз үлемнәрен сизеп, Көнчыгыш фронтында җиңелеп барган чакта, тагын бер җинаять эшлиләр. М.Җәлил

Җиңелеп бетү 1) Барысы да җиңелү. Бар җәнлекләр җиңелеп беткәч, Кәҗә урыныннан кузгалган да итагатьле генә сүз каткан: – Фил әфәнде, миңа да рөхсәт итсәгезче. Әкият

2) Тәмам, бөтенләй җиңелү. Җиңелеп бетә яза, әмма бирешми. Җиңелүләрдән көч ала. Х.Камалов

Җиңелеп калу Җиңелүгә дучар булу, җиңелгән хәлгә килү. Әти-әнисе каршында да, шактый зур шәхесләр белән сөйләшкәндә дә, Галимҗан җиңелеп калуны яратмый. С.Поварисов. Шулай да җиңелеп каласы килми иде аның. З.Фәйзи

Җиңелеп килү Һаман, системалы җиңелү. Елан патшасының малаена әйтә: «Мин баядан бирле карап торам, сезнең гаскәр җиңелеп килә, булышыйм әле», – ди. Әкият. Моңарчы җиңелеп килгән әтәчтә агрессивлык сыйфаты кузгаткач, ул үзеннән көчлерәк әтәчләрне дә җиңә, талый башлый... Ә.Баян

Җиңелеп кую Кинәт җиңелү. Тик «Пламя революции»дән җиңелеп куймасак ярар иде. Т.Гыйззәт

Җиңелеп тору Һәрвакыт җиңелү. Безнең алда барсы җиңелеп тора. М.Әгъләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә