ҖИҢЕЛЛЕК и. 1) Авырлыгы аз булу; киресе: авырлык. Җисми кагылу түгел Мамык җиңеллеге белән Ачылып китте күгем. Б.Рәхимова

2) Уңайлы, җиңел булу: киресе: кыенлык. Һәр авырлыкның бер җиңеллеге бар. Мәкаль. [Яңа, яхшы дөнья] Безгә нинди җиңеллек бирәсе, бу ачлыктан, хәерчелектән ничек коткарасы? Г.Бәширов. Әгәр кайбер ата-аналар, бу җиңеллек үзеннән-үзе барлыкка килә, дип уйласалар да, монда үз кыенлыклары килеп чыгуын күздән ычкындырмаска кирәк... Тигез гомер итегез!

3) Канәгатьлек хисе, күңел күтәренкелеге; яхшы кәеф. Семья фаҗигасен фаш итү миңа бернинди дә җиңеллек бирмәгән булыр иде... Ә.Еники. Ул [Ш.Усманов] бу мәҗлескә ничек җиңел килеп кергән булса, шундый ук җиңеллек белән --- чыгып китте. А.Шамов

4) Көч, куәт, энергия. Ул, бөтен гәүдәсендә гаҗәеп бер җиңеллек сизеп, Нәсимәгә эшләрен төгәлләште. К.Нәҗми

5) Җитезлек, җайлылык, иплелек. Ул барында, палата, ничектер, үзгәреп киткәндәй була, аның пөхтә кыяфәтеннән, --- җирән бөдрәләреннән, нечкә үкчәле туфлиләреннән үзенә бер җиңеллек сирпелә... М.Маликова

6) күч. Акылдан шашу, юләрлек, акылга зәгыйфьлек. [Хәлим] Йөри инде шунда. Башына җиңеллек килмәсен дип куркам. Г.Гыйльманов

Җиңеллек итү Кемгә дә булса ярдәмләшү, авыр хәлен җиңеләйтү. Җиңеллек ясау к. җиңеллек итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә