ҖИҢЕЛЛӘШҮ ф. Җиңелгә әйләнү, җайланып китү, уңайлырак булу. Шуның нәтиҗәсендә татар мәктәпләре, гимназияләре ачу җиңелләште, ул инде дәүләт сәясәтенә әйләнер дигән өмет туды. Т.Миңнуллин

Җиңелләшә бару Торган саен ныграк җиңелләшү

Җиңелләшә башлау Җиңелләшү билгеләре күренү

Җиңелләшә төшү Бераз җиңелләшү. Гаиләдә берничә бала булганда, тәрбия җиңелләшә төшә. Ә.Хуҗиәхмәтов

Җиңелләшеп алу Берара, кыска вакытлы җиңелләшү

Җиңелләшеп бетү Тәмам, бик нык җиңелләшү

Җиңелләшеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң җиңеллек килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә