ҖИҢЕЛЛӘНҮ ф. 1) к. җиңеләю (1 мәгъ.) 2) күч. Кызып китү. Сөйләшкәндә кычкырмагыз, җиңелләнеп вә кызып китмәгез, тавышыгызны бозмагыз, үзегез аңламаслык сүзләрне катыштырып сөйләмәгез. Р.Фәхреддинов Җиңелләнә бару Аз-азлап, акрынлап җиңелләнү Җиңелләнеп китү Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң җиңеллек килү. Гания [кияүгә чыккач] тиз арада тагы чибәрләнеп, нурланып, җиңелләнеп китте. Г.Ибраһимов |