ҖИҢЕЛӘЮ ф. 1) Авырлыгы кимеп, җиңел булып калу. Бораулаучылар кәрваны чыгып киткәч, паром җиңеләеп, сикереп куйды. К.Кәримов 2) Җиңелрәк булу, кыенлыклар кимү. Хаҗга бару хәзер җиңеләйде, «Юл газабы» дигән газап юк. Ф.Яруллин. Ике мәртәбә кабатлады, ике мәртәбә сузды, ләкин аңа карап кына хәле җиңеләймәде. Ф.Хөсни 3) Рухи күтәренкелек тою, җиңеллек сизү. Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде, кулларым да, бөтен торышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды. Г.Ибраһимов. Менә хәзер дә ул, җиңеләеп, бер сулады шикелле, һәрхәлдә, тәмам үзгәргән тавыш белән җылы итеп: – Сез – яхшы кеше, – диде. Ә.Еники. Җиңеләйгән кебек була хәлем, Янда басып Алсу торганда. М.Хөсәен 4) Терелә башлау, хәл керү, сәламәтләнү; кәеф әйбәтләнү. Авыруның хәле җиңеләю 5) эвф. Акылдан язу, юләрләнү. [Галимә апа] --- җиңеләйде. Ул, башын түбән иеп, бик нык исәпләгән кеше кебек утыра да, соңра, шатланган булып, кирәкмәс сүзләр әйтә. М.Гафури. Кайчан әмиребез акылы җиңеләя башлаган Сәлим ханга баш июдән туктар икән... М.Хәбибуллин Җиңеләеп алу Бераз вакытка, аз гына җиңеләю. Ни бит, малай, сез киләбез дигәч, хатын бераз җиңеләеп алган иде... Ф.Яруллин. --- аерым мизгелләрдә һәммә хатын-кызның да холкы җиңеләеп алучан... Р.Зәйдулла Җиңеләеп бару Вакыт үткән саен ныграк җиңеләю. Еларсың да, көләрсең дә. Әллә, Ходаем, бу җиңеләя башлаган кешеләр арасында ятып, чынлап җиңеләеп барам инде. Ф.Хөсни Җиңеләеп йөрү Әле, хәзер җиңеллек сизелү. Ире кайткан көннәрдә Маһирә, зәңгәр күлмәген киеп, яшәреп, җиңеләеп йөрде. А.Гыйләҗев Җиңеләеп калу 1) Кинәт җиңеләю, кинәт җиңеллек килү. Су, барыбер, көткәнчә салкын ук булып килмәде, шулай да, әйбәтләп юынгач, бераз хәл кереп, җиңеләеп калды. Ә.Еники. --- аның тәне мамык кебек җиңеләеп калган. Г.Гыйльманов 2) Киеренкелек кимү. Кеше, күңелен бушатса, җиңеләеп кала, диләр. Ә.Еники. Син шуның белән күңелеңне бушатасың, җиңеләеп каласың. Ф.Яруллин. Соңгы сүзләрен ул елый-елый әйтте һәм, кинәт җиңеләеп калгандай, ишектән атылып чыгып китте. Ф.Хөсни Җиңеләеп китү Кинәт җиңел булу; беркадәр җиңеллек сизү. Басуда эш җиңеләеп китте. Г.Гыйльманов. Ул сиздерми генә үпкәләргә тула, җылы дулкын булып, эчкә тарала, тән үзеннән-үзе җиңеләеп китә. Ф.Яруллин. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде ---. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Р.Мөхәммәдиев Җиңеләеп тору Әле, хәзер, кыска вакытка җиңеләйгән булу. Әле менә бары кичәге көннән бирле генә бераз салкынча булып, һавалар җиңеләеп тора. Г.Камал. [Талип:] Ха-ха-ха! Тәннәрем җиңеләеп тора. Әллә нинди көн булды әле бу... А.Гыйләҗев. Быел чыгачак китабымны тапшырдым. Инде бераз җиңеләеп торам... Х.Сарьян Җиңеләя бару Аз-азлап, акрынлап җиңеләю, җиңеллеге арта бару. Сандыгыннан яңа чүпрәк алып элгән саен, аның йөзе тагы да көләчләнә, хәрәкәтләре җиңеләя барды. Ә.Дусайлы Җиңеләя башлау Җиңеләергә тотыну. Искәндәр кинәт кенә үзенең гәүдәсе җиңеләя башлаганны тойды. Р.Вәлиев Җиңеләя төшү Бераз җиңеләю, авыр тәэсирләрдән арына башлау. Колынсыз калу хәсрәте бераз гына җиңеләя төште. Г.Бәширов. Хаклык шунда: илдә байлар күбрәк булган саен, халыкның тормышы җиңеләя төшә. М.Әхмәтҗанов |