ҖИҢЕЛӘЙТҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса авырлыгын басу, тәэсир итү көчен киметү, җиңел итү. Син киткәч, мин бу кешенең сихерен җиңеләйттем. Г.Гыйлманов. Йөкне җиңеләйтү

2) Газап, борчуларны киметү. Сүземне бүлмичә, хәсрәтемне җиңеләйтергә ашыкмыйча, ничектер, үзалдына тирән уйга калып тыңлады ул мине. Ә.Еники. Ләкин алар башкаларны яратканнар, башкаларны күңел җылысы белән җылытканнар, башкаларның сызлануларын җиңеләйткәннәр. М.Маликова. Күрше палатада көннәр буе баш күтәрми яткан кешене әллә жәлләп, әллә бераз хәлен җиңеләйтергә теләп, бу яшь хатын-кыз елмаеп килеп керә дә: «Марат абый, берәр нәрсә кирәк түгелме?» – дип сорый. Д.Гыйсметдин

3) Ансатлаштыру. Савытлар аларны механик җәрәхәтләнүләрдән саклап кына калмый, --- вентиляция ролен үти һәм суынуны җиңеләйтә. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү. Дәүләт семья турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Балалар учреждениеләре челтәре киң җәелдерелә, күп нәрсәдә өй эшләрен җиңеләйтергә тиешле көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм җәмәгать туклануы камилләшә. Тигез гомер итегез!

4) Җиңел итү, түзәрлек хәлгә китерү. Белмим әле, кемнең ихтыяҗыннан чыгып эшләнәдер бу – караларның тормышын җиңеләйтү өченме, әллә байлар яшәгән җирдә хакларны югары тотып, анда ярлыларны якын җибәрмәс өченме?.. Н.Измайлова. Минкаура фиргавен халыкка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт итә, яңа гыйбадәтханәләр ача, салымнарны җиңеләйтә. М.Юныс

5) Кыенлыктан чыгарга ярдәм итү, коткару. [егетләр] --- бер-берсеннән оялышып, күпме утырырлар иде, белмим, шулчак әни кешенең тавышы хәлне җиңеләйтте. К.Кәримов

Җиңеләйтә бару Торган саен ныграк җиңеләйтү

Җиңеләйтә башлау Җиңеләйтергә тотыну. --- кичләрен дәрескә әзерләнү, дәфтәр тикшерү, җәмәгать эшләренә бирелеп китү, тагын шуларга охшаш башка шөгыльләр аның авыр кайгысын берникадәр җиңеләйтә башлады. С.Поварисов

Җиңеләйтә төшү Тагын да, бераз, берникадәр җиңеләйтү. Үкенечне бераз гына булса да җиңеләйтә төшкән бер фикер шул: аның сәнгатен, хезмәтләрен бөтенләй үк юкка чыгара алмаганнар икән. Ә.Баян. Хәлне авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкче татарларның төп массасын берьеллык, икееллык мәктәпләрдә, төрле курсларда укыту азмы-күпме җиңеләйтә төшә. Татарстан тарихы

Җиңеләйтеп алу Бераз, аз гына җиңеләйтү. Судьяның хәлне бераз җиңеләйтеп аласы килде, ахры, ул сүзен шаяруга борды. Ф.Бәйрәмова

Җиңеләйтеп җибәрү Бераз җиңеләйтү, җиңеллеккә этәргеч бирү. Гади генә сүзләр Мидхәтнең күңелендәге авыр ташны кузгатып, җиңеләйтеп җибәргәндәй итте. М.Маликова. Бу кечкенә сер аларның икесенең дә йөрәкләренә куәт биреп, гәүдәләрен җиңеләйтеп җибәрә. Ә.Дусайлы

Җиңеләйтеп тору 1) Һәрвакыт, гел җиңеләйтү. Бала урынына иркәләп, бар сызлауларын җиңеләйтеп тордылар. Х.Камалов

2) Хәзергә, вакытлыча җиңеләйтү. Кемнәрдер, түшәмгә күзен терәп, күңелсез төн якынлашуына борчыла-борчыла, авыруын аз гына булса да җиңеләйтеп торырга тырыша. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә