ҖИҢЕЛ с. 1. 1) Авыр булмаган, аз үлчәүле. Аның кечерәк кенә чикләвек агачыннан эшләнгән гаять таза, ләкин бик җиңел көпчәкләре дә бар иде. Ф.Әмирхан. Аның озын табанлы, куыш эчле, җиңел тимераяк аласы килгән иде. А.Шамов 2) Җитез, тиз хәрәкәт итә торган. Ул миңа елмаеп карады --- һәм җиңел адымнар белән китеп тә барды. Ә.Еники. Аны озатканда да, киенеп, урамга чыкканда да, Җәмилә Закировнаның йөзе шат, адымнары җиңел иде. М.Маликова 3) Күп физик көч сорамый торган, ансат. Бәлки, җиңелрәк эш табарга туры килер? И.Гази. Гасырлар буе фәкать төрле ялгыш яки җитешсез мәгълүматлар белән миңгерәтелгән башларга халыкның соравын тиешенчә җавапландыру һич тә җиңел эш булмады. Н.Дәүләт. –Эшең җиңел икән, – диде Нәфисә. – Адәм көлкесе. Ботак кисеп ала да шуңа исем ябыштыра. Шуның өчен акча да бирәләрме? Р.Зәйдулла 4) Катлаулы яки четерекле булмаган, гади, тиз аңлаешлы. Мәҗит Гафуриның мәсәлләре җиңел тел белән матур итеп язылганнар. М.Җәлил. Телевизорда хатын-кызлар каналы бар монда – 38 нче канал, аны халык телендә «уайт траш чәнел» дип тә атыйлар, ягъни ак тәнлеләрнең иң түбән катламы карый торган канал, мин карыйм аны, теле җиңелрәк минем өчен. Н.Измайлова 5) Көчле булмаган, сизелер-сизелмәс, җылы. Каршыга искән җиңел су җиле Хөршитнең ап-ак ефәк шарфик астыннан, яңаклары турысыннан чыгып торган бөдрә чәчләре белән уйный башлады. Ф.Әмирхан 6) Куе, тыгыз булмаган, йомшак. Күк йөзе чиста, зәңгәр һәм Миңнурыйның косынкасы кебек җиңел иде. Г.Әпсәләмов. Бөтен икмәктәй түгәрәк ай вак җиңел болытлар арасыннан карап көлә. А.Шамов. Сөт пары сыман гына җиңел томан төшкәндә, иртәнге елга шулай якты, ак була. И.Низамов 7) Юка, нәфис итеп эшләнгән. Шул үтә юка һәм үтә җиңел зәңгәрсу пәрдә астыннан анда-санда иләк йолдызлар тонык кына җемелди. Г.Әпсәләмов. Ап-ак эшләпә, Тасмасы – кара, Җиңел бөркәнчек Җилфердәп бара. З.Мансур 8) Артык куркыныч булмаган, тиз үтә, тиз төзәлә торган (авыру, яра, психик халәт). Үзенең авыруы җиңел икәнен, тиздән йөриячәген бер-ике сүздә аңлатты. Г.Ибраһимов 9) Хәрәкәтләнергә комачауламый торган, җайлы. Билгеле инде: ял итүчеләр барысы да, иртәнге аштан соң, җиңел киемнәрдән генә --- диңгез буена ашыгалар. Ә.Еники. Джинса чалбардан, җиңел курткадан, аякларында кроссовка. З.Хәким 10) Аз санлы пассажирлар йөртә торган, кечкенә. Җиңел машинаның таныш тавышы Сискәндерде кинәт Шакирны. М.Җәлил. Кәҗә бәтиләрен кое өстеннән куркытып, җиңел автомобиль үтеп китте. Г.Әпсәләмов. Эшкә җиңел машинага гына утырып йөрисең. М.Юныс 11) Җитди мәсьәләләр күтәрмичә, көлдерүне, күңел ачуны максат итеп куйган (матур әдәбият, сәнгать әсәрләре турында). Комедиягә тамашачы җиңел жанр итеп карарга күнеккән. Д.Гыймранова 12) Юка, эчтән җылытылмаган, яз-көз кия торган. Өстендә җиңел пальто 13) Көнкүреш кулланылышындагы товарлар җитештерә торган. Җиңел сәнәгать 14) Җиңеллек һәм ныклык бирү өчен, башка металларга кушып коела торган. Алюминий, магний, кальций, натрий һ.б.ш. – җиңел металлар санала 15) күч. Градусы, куәте зур булмаган. Әгъдәс кайвакыт, ресторанга кереп, шампанское кебек җиңел эчемлекләр эчеп утыра. З.Хәким 16) күч. Мәшәкатьсез, борчусыз. Җиңел тормышны ничек кенә яратмасын, рәхәтлеккә ничек кенә күнмәсен, кеше инде үзе дә моның артык икәнен сизә, табигать кушканнан читләшүен аңлый. Н.Измайлова 17) күч. Табигатен кысмый торган, тыныч, күтәренке. Ничектер, җиңел, рәхәт иде аның белән сөйләшүе. Ә.Еники. Ләкин андый җиңел кәеф миңа килмәде. Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. 1) Бернинди авырлыксыз, каршылыксыз, җайлы гына. Яңа түгел түгелен дә, тик гөрелтесе шәп, чыбык белән бәйләнгән җирләре юк, пускачы җиңел кабына... К.Кәримов. Җисемнәр бүлеп чыгара торган, төрле тиз очып бетүчән матдәләр аның аша җиңел үтеп чыгалар. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү. Алколоидлар нигездә чәчәкле үсемлекләрдә булалар һәм, башлыча, тозлар, --- органик кислоталар хәлендә аларның төрле өлешләрендә тупланалар, кристаллар булып, җиңел бүленеп чыгалар. Урман аптекасы 2) Ансат, җайлы, уңай. Аңа да җиңел түгелдер инде. Шундый фаҗигадән соң, кешегә җан тынычлыгы бик кирәк шул. Г.Әпсәләмов 3) Тиз, кызу, шәп. Бүлмәдәге киеренкелек кимеде, барысы да үз эшләрен җиңел итеп, күңел күтәренкелеге белән башкардылар. М.Маликова. Кешенең хәлен белү җип-җиңел, аның йөрешенә бер карау җитә: бәхетле кеше җиңел басып, очып диярлек йөри, ә бичара авыр хәрәкәт итә. Ф.Дәүбаш. Аты болай җиңел күренә, тояклары да түгәрәк... бәлки, нәрсә булса да чыгар. Ф.Хөсни 4) Сулыш алырга иркен, рәхәт. Күл буендагы карлыганнарга --- әз генә кагылдыңмы, ниндидер әчкелтем ис тарала. Суларга җиңел, рәхәт. Ф.Яруллин 5) Мәшәкатьсез, борчусыз, күп көч куймыйча, рәхәт. Элек-электән түрәләрне майлап-җайлап җиңел көн итәргә күнеккән чибәр тормышлы кешеләр хәзер дә җаен таптылар. Г.Бәширов 6) Аз гына, сизелер-сизелмәс. Кыз җиңел генә көлемсерәде. Ә, дип, нидер исенә төшкәндәй, җиңел генә көлеп алды Сәфәр. Ә.Фәйзи 7) Бик тиз, шундук. – Кеше сүзенә җиңел ышана, имеш! – диде Һидият, җәберләнгән тавыш белән. – Азрак уйлап сөйләшергә кирәк! Ш.Камал. Җиңел кабынучан матдә 8) Тиз; артык күп көч куюны сорамый. Әйе, кешене елатуы гына җиңел, елмайтуы авыр икән. Ф.Яруллин. Ә биредә, Һун илендә, барысы да бик җиңел хәл ителә. Ф.Урманче 9) Авырсынмыйча, каршылыксыз. Ул, ни сәбәптәндер, җиңел генә риза булды. Ә.Еники. Ул тормыштагы һәртөрле көйсезлекләрне җиңел үткәрә. М.Маликова. --- мондагы халык күп хәлләрне шушы әйтемдәгечә кабул итә: җиңел итеп, көлке итеп, күңелгә алмыйча гына. Н.Измайлова 10) Җайлы, уңайлы, хәрәкәткә комачауламаган. Пристаньда --- юка җәйге күлмәкләр кигән кызлар, дамалар, җиңел генә, матур гына киенгән егетләр --- бер-берсен сәер вә тамаша итәләр. Ф.Әмирхан 3. хәб. функ. 1) Зур көч, акыл таләп итми, ансат. Дусны табу җиңел, саклавы авыр. Мәкаль. Мин бәхетсез дип зарланып яту җиңел. Ф.Дәүбаш. Бу түрәнең эше җиңел. Н.Исәнбәт 2) Бик кулай, җайлы, уңай. Бу аяк киеме белән йөрергә җиңел 3) Тиз, кызу, шундук. Ул [Ш.Усманов] Бу мәҗлескә ничек җиңел кергән булса, шундый ук җиңеллек белән шинелен киеп, башына шлемын элеп, чыгып китте. А.Шамов 4. и. мәгъ. сөйл. эвф. Акылсыз, юләр кеше. Ул аны әллә ничек «җиңелләрдән» саный иде. Г.Иделле ◊ Җиңел акыллы 1) Өстән-өстән генә фикер йөртүчән, җилбәзәк; 2) Акылсыз, юләр, ахмак. [Кызлары] Әллә нинди --- шаркылдык, җиңел акыллы бер нәрсә шунда. Г.Ибраһимов. Җиңел аягың белән Бәхет, шатлык, уңыш, муллык алып. Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде һәм безнең йортка бәрәкәт китерде. Г.Ибраһимов. Җиңел аяклы 1) Эшне алга җибәрә торган, эшләгән эше уңышлы тәмамлана торган. – Аягың да җиңел, яшьтән үк шулай иде, – дип, әтисе үгетләвен дәвам итте. Р.Зәйдулла. Кичтән йорт хуҗасы үзе «җиңел аяклы» дип санаган берәр ир кешене яисә ир баланы иртүк үзенә «бусагадан керү» йоласын үтәргә чакырып куя. Р.Уразманова; 2) Берәр кеше килгәннән соң, эш уңса, әйтелә торган сүз. – Аягың җиңел булсын, тавык-чебеш мул булсын! – дип теләк телиләр. Р.Уразманова; 3) Тиз хәрәкәтләнә, җитез эшли торган кеше турында. Җиңел баштан Исерек килеш, бераз эчкән хәлдә; төптән уйламыйча. Җиңел булып китү Рухи киеренкелек бетү, күңел тынычлану. Җиңелгә җигү к. җиңелчәгә җигү. [Алмачуарны] җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына җигәбез. Г.Ибраһимов. Җиңел карау (уйлау) Өстән-өстән генә фикер йөртү, җитди мөнәсәбәт күрсәтмәү турында. Түшләрен киереп, үрә катып йөргән бу кешеләр хатын-кызларга бик җиңел карыйлардыр төсле тоела иде миңа. Ә.Еники. Син гел шулай инде, Миңлегөл, җиңел уйлыйсың. Ф.Хөсни. Җиңел кәсеп Көч куймыйча гына зур табыш бирә торган кәсеп. Каяндыр дуслары да килеп чыкты, җиңел генә кәсебе дә табылды. А.Расих. Җиңел котылу Хәвефле, хәтәр эштән зур зыян күрмичә котылу. Җиңел көекле Бик тиз борчылучан, паникага бирелүчән. Безнең Хафиз – бик җиңел көекле кеше. Җиңел кузгалышлы Тиз карар кабул итеп, иренмичә эшкә керешүчән. Бу [Азымбай] – ябык, чандыр гәүдәле, эчкә баткан хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Г.Ибраһимов. Җиңел кулдан Эшне уңышлы итеп башлап җибәрү турында. Җиңел мәҗлесле Киң күңелле, ачык чырайлы. Фәүзия апаның хәтерендә остазбикә гаять юмарт, киң күңелле, җиңел мәҗлесле, ягъни матур холыклы бер кеше булып уелып калган. Р.Әмирхан. Җиңелнең астыннан, авырның өстеннән Оста, шома итеп эшли ала торган, авырлыктан кача белгән. Җиңел пар белән Мунчадан парланып чыккан кешегә әйтелә торган теләк. Җиңел сөякле Җитез хәрәкәт итә торган. Шул [зоотехник] җиңел сөякле нәрсә икән, сыер фермасына да барып чыккан. А.Расих. «Җиңел сөякле малай» дип, гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү. Ф.Хөсни. Җиңел сулап җибәрү (кую) Киеренкелек кимеп, иркенләп, тынычлап калу. Аның хәзер генә чыкмасын белгәч, Мөһимә, җиңел сулап, саубуллашырга ашыкты. М.Маликова. Мөдәррис абзый, аның бидоны, банкалары юклыгын күргәч, ничектер, җиңел сулап куйды. Ф.Яруллин. Тулаем алганда, республика укытучылары җиңел сулап куйды: «Ниһаять, без дә БДИның ни-нәрсә икәнен аңладык», – диде алар. Мәдәни җомга. Җиңел табигатьле Җилкуар, җилбәзәк. Җиңел якка ятып йөзү Эшнең агышын, кая таба барышын сизеп, шул якка яраклашу, үз фикере булмау |