ҖИҢГИ и. 1) Яше буенча өлкән ир туганның хатыны һәм аңа эндәшү сүзе. Тумачи җиңгине кайда утыртыйм? Г.Камал. Безнең Вәли абый хатыны, кечерәк кенә гәүдәле, аксыл чырайлы Миңзифа җиңги, һәммәсеннән дә күбрәк яшь түгә иде. Г.Бәширов. Сиңа – җиңги, миңа – килен. А.Әхмәт 2) сөйл. Үзеңнән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кыз һәм аңа эндәшү сүзе. Аны капка төбендә әңгәмә корып утыручы агайлар белән бабайлар да, сыер савып керүче апайлар, җиңгиләр дә – һәммәсе дә сүзләрен бүлеп, эшләреннән туктап тыңлыйлар. Г.Бәширов. Җиңги кеше өстәлләргә тәлинкәләр тезгән арада, без, урыныбыздан торып, идән буенча йөри башладык. М.Әмир. Ләкин инде монда бөтен кеше җыелгач, аш-су тирәсендә берәү дә калмагач, ашчы җиңгиләргә җәнҗаллашудан башка юл юк иде. Ш.Камал |