ҖИҢГӘЧИ и. 1) к. җиңги. – Хатыныңны бикләп тотарга итәсеңме әллә? – Бикләр идем, җиңгәчи, бик бикләр идем, мин бит аны бик яратам. Г.Ибраһимов. Җиңгәчи, үзегез дә барып чыгыгыз. Ш.Камал 2) иск. Фәхешханә тотучы хатын. Аның өчен аларның үзләре тарафыннан ук Троицкий фәхешханәләрендә, Оренбург притоннарында, Казан җиңгәчиләрендә җитештерелгән фәхишәләр дә җитәрлек. Г.Теләчи. Аның борынгы халык музыкасы байлыгына өстәгән «яңа» музыкасы – «Баламишкин», «Дүдәк», «Ижбулдин» төсле җиңел жанрлы төче җиңгәчи көйләреннән ерак үтмәде. М.Җәлил ◊ Җиңгәчиләр йорты Фәхешханә. Шундый бичаралар, ник туганнарына ләгънәт укый-укый, елый-елый, җиңгәчиләр йортына барырга яки үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр була бит. Г.Әпсәләмов |