ҖИҢГӘ и. 1) к. җиңги. Әйе шул, мин синең җиңгәң булам, Камил! Һ.Такташ. Без, Рабига җиңгәнең хикәясе тәэсиреннән айный алмыйча, зур бер шөһрәт иясенә караган төсле сокланып, Артыкбикәгә карап тора идек. М.Әмир. Нәфыйк керә. Әнисе белән җиңгәсенең кочаклашып торганын күреп, бик азга гына аптырап карап тора. А.Әхмәт

2) этн. Туйдан соң, кызны кияү куенына кертергә әзерләүче хатын-кыз. Йомагыл, ачуланып, кыз җиңгәләре аркылы кызга ишеттерергә кушып, каты-каты сүзләр әйтеп карады – берсенең дә файдасы булмады. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә