ҖИҢ и. Өс киеменең беләкне каплап торган өлеше. – Зөһрә, – диде ул, минем җиңемнән сак кына сыйпап. Ә.Еники. Әллә акылдан язам инде? Җиңемне күтәрә төшеп, беләгемне чеметтем. М.Юныс. Алдагы өйдән кыска җиңле, тезләренә тияр-тимәс итәгенә ак челтәр йөгерткән кызыл күлмәген җилфердәтеп, --- бер яшь кызыйның йөгереп чыгып китүе Фазылны сискәндереп куйды... К.Кәримов

Җиңсез күлмәк кидерү Кәфенгә төрү. Җиң сызгану Нинди дә булса эшне башларга әзер булып тору. Җитәр инде, җитәр инде; Давайте, сызганыйк җиңне; Салып ташлыйк киемне; Һич өмид юк җиңне сызганмай. Г.Тукай. Җиң сызганып Бөтен көчне биреп, ихлас күңел белән. Авыр кара эштән тайчанмыйча, җиң сызганып эшләргә! А.Расих. Родос халкы җиң сызганып эшли, җимерелгән хуҗалыгын аякка бастырырга тырыша. М.Юныс. Җиң сызганып, бу инешне Буып куярга булдык. Г.Зәйнашева. Җиң эченнән йодрык күрсәтү Яшерен төстә янау, эчтән үч алу теләге белән йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә