ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК и. 1) Закон тарафыннан тыелган эшчәнлек, законсыз гамәлләр, җинаять эшләре. Бөтен җирдә җинаятьчелек, йогышлы чирдәй, көннән-көн күбрәк тарала. Ә.Еники. Алман халкын ут эченә куар алдыннан, Гитлер нимесләрнең тамагын туйдырды, --- җәмгыятьнең котын алып торган җинаятьчелекне юкка чыгарды. М.Юныс. Төрле республикалардан, илләрдән кергән чуар халык массасы җинаятьчелекнең үсеп китүенә сәбәпче булды. Мәдәни җомга

2) Җинаятьче булу. Җинаятьчелеген фаш итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә