ҖИНАЯТЬЧЕЛ с. Җинаятькә бәйле, җинаятькә нигезләнгән. Наркобизнес – җинаятьчел эшчәнлекнең иң керемле өлкәсе ---. Җинаятьчел дөнья яшүсмерләрне дә үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Сөембикә. Розаның ир туганнары --- җинаятьчел дөньяда зур абруй казанган «авторитет» егетләр булып чыкты. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә