ҖИНАЯТЬЧЕ и. Җинаять кылган кеше, җинаять эшләүче; закон бозучы. Җинаятьче бер кан койган җиренә өч килер. Әйтем. – Җинаятьчене шулай саклыйлармы? – диюгә, солдатлар, Сөләйманның җилкәсеннән эләктереп, Әсфәндияров яныннан тартып алдылар... К.Тинчурин. Потенциаль җинаятьче булуы аның бөтен кыяфәтенә чыккан. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә