ҖИНАЯТЬ и. гар. 1) Җәмгыятьтә кешеләрнең яшәвенә куркыныч тудыру белән бәйләнгән, закон тарафыннан тыелган куркыныч гамәл. Җинаять белән табылган мал тәүбәсенә китәр. Әйтем. Иң ахырдан [гаепләүче], Вәли Хәсәновка килеп, аның җинаятен 57 нче матдәгә салып, иҗтимагый саклануның иң югары чарасы бирелергә: атылырга тиешле, диде. Г.Ибраһимов. Участковый мәсьәләне тиз аңлатты. – Бу хәл буенча җинаять эше кузгатып булмый, – диде ул, тыныч кына. М.Мәһдиев 2) сөйл. Ярамаган эш, әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозу. Мондый яхшы иртәдә йоклап яту – җинаять, Гаяз, тор! М.Әмир. Шундый мәлдә Казанны калдырып китү зур җинаять булыр иде. Р.Мөхәммәдиев ◊ Җинаять өстендә тоту Җинаять, тыелган эш эшләгән вакытта өстенә, янына килеп чыгу, җинаять эшләгәнен күрү |