ҖИМЧӘЧӘК и. 1) бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, тармакланып үскән туры сабаклы, пәрәвезсыман йончалар белән капланган күксел яшел яфраклы, чәчәкләре кайчандыр тукыма ману максаты белән, лимон сары буяу ясау өчен кулланылган, үзенчәлекле исле күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: пупавка красильная 2) этногр. Чәчәк бәйләмен суга корбан итеп китерү бәйрәме; апрель азагында үткәрелә торган байчәчәк, ягъни беренче чәчәк белән котлау бәйрәменнән соң шуның дәвамы буларак үткәрелгән; эргәзымбай |