ҖИМЛЕ с. 1) Җим куелган, җим салынган. Бауларны тартып, көймәмне агымга аркылы куйдым; балыкларны үз тирәмә чакырырга җимле капчыкларны суга батыргач, кармак җепләрен сүттем. А.Гыйләҗев. Синең җимле кармагыңа балык капмавының бар хикмәте – боларның уылдык, маймычлардан башлап һәммәсен кыдырып ялмап кына баруында. Ә.Гаффар 2) Җиме, азыгы булган. Җимле ат армас. Мәкаль. Урманда кошлар юк, ни сәбәп микән? Мөгаен, җылы, җимле шәһәргә елышкан алар: каланың ала каргаларына өйдәш-кышташ булып кергәннәр. Ш.Галиев 3) Калориясе күп булган, туклыклы. Киндер орлыгы бик җимле ризыклардан санала |