ҖИМЛӘ’Ү ф. Кармак очына җим беркетү. Карача бинең ике углы бар икән, икәве дә мәргән икән. Алар, сәелдән кайтканда, Ярмакның ар якта кармак җимләп утырганын күрәләр икән, аны мәзәк кылып атарлар икән: башына тидермичә, башыннан картузын атып төшерәләр. Риваять Җимләп бетерү Барысын да җимләү; ахыргача җимләү. Кармакларны җимләп бетерү Җимләп җибәрү Тиз генә җимләү, җимләргә өлгерү Җимләп кую Җимләп, әзер хәлгә китерү Җимләп тору 1) Даими рәвештә җимләү. Балык чирткән саен, кармакларны җимләп тору 2) Әле, хәзер җимләү |