ҖИМЕШЛЕ с. 1) Җимеше булган. Субтропик районнарда мандарин, апельсин, хөрмә, инҗир --- һәм тәмле җимешле башка үсемлекләр үстерәләр. Дөнья кисәкләре географиясе. Карга борыны (күзе) – паслёнчалар семьялыгыннан вак кара җимешле үлән. Ботаника 2) Җимешкә бай, мул уңыш бирә торган. Язлар чәчәкле булсалар, Көзләр җимешле була. М.Җәлил 3) күч. Нәтиҗәсе уңышлы булган, продуктив. Үтелгән юл ерак булмаса да, Эшләнгән эш безнең җимешле. М.Крыймов. Озын һәм бәрәкәтле, бик тә җимешле иҗат гомере белән яшәде Фәридә Кудашева. Ф.Фәтхи. 1950 еллар ахыры – 1980 еллар башы – Наҗар Нәҗми иҗатының иң «җимешле» чоры. Р.Миңнуллин 4) күч. сөйл. Күп әсәрләр иҗат итүче. Энҗе Мөэминова озын иҗат гомерендә олылар өчен дә, балалар өчен дә бердәй актив язган, мул җимешле шагыйрьләр җөмләсеннән. Әдипләребез |