ҖИМЕШЛӘНҮ ф. 1) Җимеш ясалу, җимеш барлыкка килү; җимеш булып өлгереп җитү, ашарлык хәлгә килү. Зөфәр бакчасының көннән-көн көчлерәк җимешләнә, пешә, аңкый торган чагы җиткән хәзер. Ә.Еники. Әнә бака яфрагы чәчкә сабагы чыгарган хәтта. Җимешләнә алыр микән? М.Маликова. Җирдәге бөтен гөлләрнең шашынып-шашынып чәчәк аткан, язгы чәчәкләрнең мөлдерәп-мөлдерәп җимешләнгән чагы. К.Тимбикова

2) күч. Үсешнең югары стадиясендә булу. Сугарылып халкым назы белән, Җимешләнеп җырым җитеште. М.Җәлил

Җимешләнә башлау Җимешләнү билгеләре күренү

Җимешләнә төшү Беркадәр, бераз җимешләнү

Җимешләнеп бетү Тәмам, ахыргача җимешләнү. Алмагач – үзенең алмасын, чикләвек агачы – чикләвеген, шомырт, балан, миләшләр – бар да үз җимешләрен алып, җимешләнеп беткәннәр. Тәмле сүз

Җимешләнеп җитү Бөтенләй, тулысынча җимешләнү

Җимешләнеп килү Акрынлап җимешләр барлыкка килә башлау. Язның соңгы ае, ихата саен бакча, агачларның шау чәчәктә чагы артта калган, алар җимешләнеп киләләр иде. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә