ҖИМЕШ и. 1) Үсемлекнең чәчәк җимшәненнән үсеп киткән орлыгы. Эт тигәнәгенең чәчәк төркеме – сары төстәге кечкенә кәрзин, ә җимеше – ике үткен чәнечкеле орлык. Ботаника

2) Кайбер куак һәм үсемлекләрдәге ашарга яраклы итләч сусыл орлык тышчасы. Тик болар артыннан Фәтхия карчыкның көяз кодалар, кодагыйлар алдында мактанычлы җимеш суы бирелде… Г.Ибраһимов. Сусыл җимешләрнең җимеш тирәлеге сусыл, йомшак була... Алмагач, груша, слива, чия агачлары, помидор, кыяр үсемлекләре кешегә тәмле, сусыл җимешләр бирә. Ботаника

3) Кайбер шундый җимешләрнең атамасы составында килә. Өрек җимеше. Кара җимеш

4) күч. Нинди дә булса тирәлек, шартлар китереп чыгарган күренеш, иҗтимагый нәтиҗә. Кеше бит әле, иҗтимагый тормыш җимеше дә. Менә шул шартларда да Сибгат Хәким --- бер төрле сөйләп тә икенче төрле эшләүгә каршы көрәште. Т.Галиуллин. Үз чорының җимеше буларак, кадими мәдрәсә татар милләте өчен бик күп зыялылар, галимнәр, әдипләр җитештергән, халыкны аң-белемле иткән. Р.Әмирхан

5) күч. Нинди дә булса тәрбия нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән күренеш. Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез... Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде. М.Галәү. Хәсәншә башка бай балаларыннан артык та түгел, ким дә түгел, ягъни ысул кадим хәлфәләренең бакчасында үскән җимешләрдән бер җимеш, бигрәк тә тугырысы – утын кебек тәрбиясез бер егет иде. Ш.Мөхәммәдев. Саниянең әнисе, тормышта меңгә берсе дә табылмастай хатын булып, баласына «ызгыш җимеше» дип кенә карады. Б.Камалов

6) күч. Эшнең нәтиҗәсе, казаныш, уңыш. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Г.Тукай. Бакчы, дошман үлмәгән, ул кузгала, Хөррият җимешен халыктан кызгана; Акрын-акрын канлы кылычын кулга ала. М.Гафури. «Нәфисә», «Бибисара» кебек популяр җырлар, «Шәрык балеты» кебек гаҗәеп сюитасы – әнә шул иҗади элемтәнең безгә калган җимешләре. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә