ҖИМЕРҮ ф. 1. 1) Вату, төзеклеген бозу, яраксыз хәлгә китерү. Таҗи үзенең бу «карашын» бик тырышып тормышка ашыра башлады. Яшьтәшләренең борынын сугып канатты, уйный торган уенчыкларын ватты, җимерде. М.Галәү. Әйе, ат хәзер киртә почмакларын җимереп чапмый, башын җай гына чайкап, атлап-атлап кына килә иде. Ф.Хөсни 2) Ватып, кырып, хәрабәләр хәленә китерү. Талаучылар бандасы юлда бөтен нәрсәне талый, җимерә, вата. Ш.Усманов. Ярсып аккан елга ярындагы Ак шәһәрне төнге караңгыда җимергәннәр, утка салганнар. Ф.Кәрим. Кайсы якка гына колак салма, «гөрс» тә «гөрс» җир селкетеп, [дошман] химаясез шәһәрләрне җимерде. Ә.Еники 3) Су ташкыны белән юлдагы нәрсәләрне юып, ерып үтү. И яуды, и яуды [яңгыр], күперләрне агызды, буаларны җимерде. Казан утлары 4) күч. Нинди дә булса халәтне, уйны, планны юкка чыгару, бетерү. Ләкин Гәүһәрнең кинәт кайтып төшеп, ачыктан-ачык Булат белән багланып китүе – Разияның хыялларын җимерде. Г.Ибраһимов 5) күч. Йөздә ризасызлык, ачулану төсмере чагылу. Гаяз каты итеп тешен кысты, кашларын җимерде дә, кулын каты йодрыклап, һавага кизәнеп куйды. М.Әмир 6) күч. Җиңү, юк итү, юкка чыгару. Бүген безнең актык киртәне дә җимереп үткән көнебез. М.Фәйзи. Тоткын – уе белән генә бикләрне җимереп, ишек-тәрәзәләрне үтеп чыга. А.Гыйләҗев 7) күч. Бетерү, юк итү. Барны җимергән юкны бар итмәс. Мәкаль. Тирә-якта, авыл саен диярлек, кулаклар баш күтәрәләр, арттан җимерергә маташалар. Г.Ибраһимов 8) күч. Нинди дә булса идарә системасын нигездән юкка чыгару яки бөтенләй үзгәртеп кору. Дошман кулында гаскәр, дошман кулында зиндан, суд, палач ---. Мондый дошманны җимерү өчен, революция алдында бер генә чара бар: ул да булса, кораллы сугыш. Г.Ибраһимов. Өч йөз еллык династияле патша монархиясен җимерү өчен, революция җиленең бер исүе җитте ич. К.Нәҗми 9) күч. Үзара мөнәсәбәтләрне, яшәп килгән халәтне юкка чыгару, тормыш агышын чуалту, тәртипсезлек кертү, таркату. Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өметләрен җимерде: ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде... М.Гафури. Мин семьяны ватарга, җимерергә теләмим, Шәриф Гыйльманович. Шул ук вакытта минем өметем дә калмаган. Г.Әпсәләмов. Фәридә нык, адәм ышанмаслык нык ул. Ләкин, ни дисәң дә, хатын-кыз бит. Син – аның тормышын җимергән кеше, шуның өчен дә аның каршында җаваплысың! Р.-Н. Гүнтәкин 10) күч. Таркату, бөлгенлеккә төшерү, юк итү. Хәер, ул, безнең арага кереп, тыштан – колхоз яклы булган булып, эчтән бөтен көче белән колхозны җимерергә маташа. Г.Әпсәләмов 2. җимереп рәв. мәгъ. к. җимертеп. Ул бөтен кышын, язын җимереп эш эшләсә дә, йортның барлык мәшәкатьләрен җилкәсендә алып барса да, күңеле белән һаман Нурый карт йортында иде. Г.Ибраһимов Җимерә бару к. җимереп бару (1 мәгъ.) Җимерә башлау Җимерергә тотыну. Ислам дине белән көрәшү өчен, чукынган татарлар яшәгән җирләрдә (ә кайвакыт андыйлар булмаганда да) мәчетләрне җимерә башлыйлар. И.Гафаров Җимерә төшү Тагын да җимерү Җимерә язу Чак кына җимерми калу. Сәрвиназны рәхимсез җәберләп, гаиләмне җимерә язган тар күңелле әнигә ни әйтергә белмичә сүзсез калдым. С.Сабиров Җимереп ату Тиз арада җимерү. Ватан өчен безнең йөрәкләрдә Диңгез ярындагы таш тауларын Җимереп аткан вулкан көче бар. Ф.Кәрим Җимереп бару 1) Рәттән, барысын да тоташ җимерү. Мәчетләрне тулаем җимереп бару дөрес түгел, кайбер авылларда исән калдырсак та, революциягә зыян килмәячәк, дип язылган монда. Ә.Баян 2) күч. Барысын да рәттән эшләү, бер эштән дә тайчанмау. Зурысы Миңниса ялан эшләрен батырып эшләде. Утауда, печәндә, ашлык сукканда, ирләр белән бер уңайдан җимереп барды. Г.Ибраһимов Җимереп бетерү Бөтенләй, тулысынча җимерү. Хәмбәл әмере буенча, кыпчаклар Әбүбәкер йортындагы барча байлыкны талап алды, останың чуен, бакыр җиһазлар коюга көйләнгән мич һәм казаннарын җимереп бетерде. В.Имамов Җимереп килү Нинди дә булса бер вакыттан башлап, даими рәвештә җимерү, эзлекле рәвештә юкка чыгару Җимереп ташлау Кинәт җимерү. Меңгә якын ирдән торган ташкын каланың берьюлы өч капкасын җимереп ташлады. В.Имамов. Зур фактлар килеп чыгарлар. Миңлебаев, өстенә авып барган гаепне җимереп ташларлар, дип өметләнә. Г.Ибраһимов |