ҖИМЕРТҮ ф. 1. 1) к. җимерү (1 мәгъ.). --- белгечләр аның мөмкинлекләрен, көчләп, шытып, асфальтны җимертеп чыккан яшел үсенте сымак, тишеп, бәреп чыкмыйча күрмиләр. Г.Каюмов. Ул, Амудәрьясындагы буаны җимертеп, Үргәнечне коточкыч су ташкыны астында калдырган, ди. В.Имамов

2) сөйл. Берәр эш артыннан йөрү, нәрсәнедер майтару

2. җимертеп рәв. мәгъ. күч. Бернинди эштән дә тайчанмыйча, яхшы итеп башкарып. Хәзер совхозда --- аяклы мал йөз башка җитте. Болар эчендә җимертеп җигәрлек унике баш ат бар. Г.Ибраһимов. Ирләр белән бергә, җимертеп, печән дә чапты, көлтә дә кертте ул. Н.Фәттах

Җимертә башлау Җимертергә тотыну. Холык-фигыльләре үзгәрмәде. Карарга иренеп, машина, механизмнарны җимертә башлады. Х.Камалов

Җимертеп йөрү 1) Бөтен нәрсәне рәттән җимертү

2) күч. Сау-сәламәт булып эшләп тору; нәрсәнедер булдыру. Я, ни эш җимертеп йөрисең, Егор кордаш? Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә