ҖИМЕРТТЕРҮ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. җимерү 1. (1–2 мәгъ.). --- авыл советы башлыгы, авылдашларының хисләре белән исәпләшеп тормыйча, 50 елга якын торган хәтер һәйкәлен җимерттереп, ташларын пычрак су аккан каналга ташлаттырган. Шәһри Казан 2) күч. Бернәрсәдән дә тартынмыйча, теләп, күп һәм җиренә җиткереп эшләү, булдыру 2. җимерттереп рәв. мәгъ. Көч-куәт, булдыклылык күрсәтеп, теләп ◊ Җимерттереп йөрү к. җир(не) җимерттереп (җимертеп) йөрү. Җимерттереп тору к. җимерттереп яшәү. [Фатыйма:] Кайт әле менә, атасы. Җимерттереп торырбыз, валлаһи. А.Алиш. Җимерттереп эшләү к. җир җимерттереп эшләү. Билләһи, үземә тапшырыгыз, үзем җимерттереп эшлим моны. Г.Минский. Җимерттереп яту Ни дә булса эшләү, майтару. Нәрсә җимерттереп ятасың? Ф.Бурнаш. Җимерттереп яшәү Тормышның тәмен татып, рәхәтен күреп, күңелле итеп яшәү, эшләү. Болай булгач яшибез әле, җимерттереп яшибез, шулаймы? Г.Гыйльманов |