ҖИМЕРЕЛҮ ф. 1. 1) Оешкан, корылган нәрсә ишелү, ватылу, таралып китү. Малайлар: «Багор кирәк! Багор! Күпер җимерелде!» – дип кычкыра-кычкыра, урам буйлап йөгерештеләр. М.Галәү. Сигез балалы Рабига карчыкларның өе җимерелгәч, бурасын урманнан туры шуларга кайтартты. Ф.Яруллин. Тәрәзәләр ватылган, чиләкләр яньчелгән, утыннар җимерелгән, сулар түгелгән, арбалар ауган. М.Фәйзи

2) Хәрабә хәленә килү, җимереклеккә әйләнү. Кавдивизиянең йөгерек атлары баскан җирдә дошманның --- ватылган, җимерелгән станцияләре генә калды. А.Шамов. Бу шәһәрдә каты сугышлар булган. Йортлар җимерелгән, урамнарда йөрерлек түгел: таш, кирпеч кисәкләре өелеп ята. Г.Бакиров. Үчен алды халык улы, үчен алды изге җирләрнең, Җимерелгән шәһәр, авылларның, Үтерелгән хатын, ирләрнең. Ә.Исхак

3) Убылу; уелып, ишелеп төшү. Шахтаның җимерелүен хәбәр иттеләр. М.Гафури. Таулар җимерелү нәтиҗәсендә, тау илләрендә дә тигезлекләр барлыкка килүе мөмкин. Физик география. Җимерелгән тау токымнарын елгалар яңадан диңгез һәм океаннарга алып китә, шулай итеп, таулар җимерелә, һәм процесс туктаусыз дәвам итә. Физик география

4) Ватылу, сыну; эшләргә, файдаланырга яраксыз хәлгә килү. Алар утлыгы җимерелгән --- самавырдан --- гадәттә эчелә торган чәйне эчтеләр. Ф.Хөсни

5) Яшәүдән туктау, юкка чыгу, бетү. Дөнья җимерелде, яисә шуңа охшашлырак бер хәл булды, дип уйладылар бугай. Ш.Камал. Ләкин Ш.Мәрҗани Болгар шәһәренең, тәмам җимерелеп, юкка чыгуының сәбәпләрен күрсәтми. «Болгар шәһәренең кайчан һәм ни сәбәпле җимерелгәнлеген һичбер китапта күргәнебез юк», – дип яза ул. Ә.Хәйри. Чилидагы җир тетрәү нәтиҗәсендә, уннарча шәһәр бөтенләй җимерелде, йөзләрчә торак җир өстеннән юкка чыкты. Физик география

6) Гамәлгә ашмау, үтәлмәү, юкка чыгу. Җайланып килә торган эш белән канатланган укытучыны кинәт шикләнү, курку чолгап алды: әллә тагын җимереләме минем эш? Ә.Фәйзи. Гадәттә, хыял белән яшәүчеләр, планнары җимерелсә, ни эшләргә белмичә, каушап калалар. М.Юныс

7) Нигездән үзгәрү, бетү. Ләкин беребез дә: «Ә менә мин белмим», --- дип әйтергә батырчылык итмәде. Ул кемгә кирәк? Әйдә, ындырдагы апаларның «укыган кеше – укыган кеше инде» дигән уйлары җимерелмәсен... Х.Сарьян

8) Тормыш агышының, эшнең һ.б.ның урнашкан тәртибе бозылу, үзгәрү. Аның бар кебек шатлык вә өметләре җимерелгән, бигрәк тә Газизә өчен кайгыра, аны кызгана иде. Ш.Камал

9) Берәр әгъзага зарар килү, зарарлану, саулыгын, бөтенлеген югалту. Аның йөзе, изелеп, канга баткан, баш сөяге ватылган, маңгае, чигәләре буй-буй җимерелгән, --- сул як кулбашы канлы туфрак белән укмашып беткән иде. Г.Ибраһимов. [Тоткынны] Нык кыйнаганнар, күз-каш җимерелгән, яңаклар кутырлап каткан, күзләр йомык... А.Гыйләҗев. ...Борыны җимерелгән бер малай, читкәрәк китеп, зур гына кар кисәге белән борыныннан килгән канны туктатырга тырыша. Ә.Фәйзи

10) күч. Какшау, таркалу; бетү, юкка чыгу хәленә килү. Ул үзенең бәхете җимерелмәгәнен, якты күккә тик вакытлы кара болыт кына сарылганын сизенде. Г.Ибраһимов. Билалның мәхәббәте кире кагылгач, ул тагын шиккә төште: бу – нәрсә, Гәүһәрнең бик эредән сайлануымы, әллә тормышы бер җимерелгәч, икенче тапкыр үтә сак кылануымы? Г.Әпсәләмов. Гайбәте бер хәл, минем язмышым җимерелде әле монда. Казан утлары

11) күч. Кәефсезләнү. Аларның авыз-борын салынган, каш-күз җимерелгән, [эчтән] көеп йөриләр. Ф.Әмирхан. Анкетаны караганнан соң, начальникның кашы җимерелде. М.Юныс

12) күч. Ару, йончу, хәлсезләнү. Җир астыннан җимерелеп чыгасың да, чак-чак тамак ялгап, сигез-тугыз сәгать изелеп йоклыйсың. Ш.Камал. Бер ел эчендә ул бетеренгән, җимерелгән

2. җимерелеп рәв. мәгъ. 1) Бик күп булып, берсе өстенә икенчесе өелеп. Язгы ташуда бозлар җимерелеп килә

2) Үз-үзеңне аямыйча, күп көч түгеп. Бросьте, пожалуйста, әллә мин каторжникмы, җимерелеп эшләргә! Ш.Камал

Җимерелеп агу Актарылып, ярсып, көчле ташкын булып агу. Җир, күк – һәммәсе, югарыда җилләнеп, дулкынланып, тау-тау җимерелеп аккан болытлар белән караңгы төскә чумдылар. Г.Ибраһимов. Җимерелеп уңу (үсү) Бик яхшы уңу, мул булып үсү. Зур-зур болытлар күк йөзен каплап килә, тау-тау булып, Җимерелеп үскән игеннәргә карап, зур яу булып. М.Гафури

Җимерелә бару Вакыт узган саен ныграк җимерелү, җимерелүе акрынлап арту. Аяклана алмаслык хәлгә җитеп җимерелә барган тормыш, нәтиҗәсез эшчәнлек заманы килә. М.Гайнетдин. Бу хәлләр [рухи кризис] күбрәк аның аттестатка имтиханнар тапшырып, университетка укырга керү хыялы җимерелә баруы белән бәйләнгән булса кирәк. Р.Әмирханов

Җимерелә башлау Җимерелергә тотыну. Ми эшчәнлеге тукталса, бу процесслар куелган чикләрдән чыгып, барлык әгъзалар таркала, ә кеше система буларак җимерелә башлый. И.Әмирхан

Җимерелә төшү Беркадәр, бераз җимерелү; тагы да җимерелү. Завучның болай да сытык чырае тагын да җимерелә төште. Р.Батулла

Җимерелеп бару Көннән-көн ныграк җимерелү, акрынлап, аз-азлап җимерелү. Алар искереп, җимерелеп барган агач баскычтан тиз-тиз генә өскә күтәрелделәр. А.Шамов

Җимерелеп бетү Бөтенләй, тулысынча җимерелү. Юл буендагы машина калдыклары, унар, уникешәр йортлы кечерәк, күбесе җимерелеп беткән авыллар – барысы да кар астында калганнар. Г.Әпсәләмов. Таш түшәлгән бу юл да --- казылып, җимерелеп беткән иде. А.Шамов. Казанның бик күп биналары җимерелеп бетте. Р.Батулла

Җимерелеп китү Кинәт җимерелү. Җимерелеп китте чергән диварлар, матчалар. Тумырылып китте югартын төрле ерткыч патшалар... Ш.Бабич

Җимерелеп төшү Ишелеп җимерелү. Әлеге тирес яккан зур боз кисәге иске күпергә барып бәрелде дә, күпер, шатыр-шотыр килеп, җимерелеп төште. М.Галәү. Бу бушлык зурайгач, үз өстендәге өс катын күтәрә алмаганлыктан, каты җимерелеп төшә. Ф.Әмирхан. Ии, илаһи! Җиз морҗалардан кычкыртуларын ишетсәң, күк җимерелеп төшә, диярсең. К.Нәҗми

Җимерелеп яту Әле, хәзер җимерелгән хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә