ҖИМЕРЕКЛЕК и. 1) Җимерелеп бара торган корылма калдыклары, хәрабәләр. Ничек кенә дәлилләргә тырышмасыннар, монда кеше яшәмәгәне һәркемгә дә аңлашыла. Идән юк, чүп-чар, җимереклек. Шәһри Казан. Болгар шәһәре җимереклекләре

2) Хуҗалыктагы бөлгенлек, икътисади мохтаҗлык хәле. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы елларында җимереклеккә, ачлыкка --- дучар ителгән Россия чиксез зур авырлыклар кичерде. Д.Вәлиев. Җимереклек, тәртипсезлек, үзара низаглар урындагы иптәшләрнең җелегенә үткән. Р.Мөхәммәдиев

3) күч. Эштә уңышсызлык, җитешсезлек. Чын дус алга киткән якны күрсә, Йөзе китә айдай ачылып, Җитешсезлек, җимереклек күрсә, Тәнкыйть итә, эчтән ачынып. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә