ҖИМЕРЕК с. 1. 1) Җимерелгән, авып төшкән, ишелеп беткән. Җимерек капка төбендә яхшы күк аргамак, башын чайкап, аякларын сугып тора. Г.Ибраһимов. Атын җимерек капканың Ходай ярдәме белән исән калган баганасындагы күгәргән боҗрага йөгән тезгененнән бәйли дә йортка керә. М.Мәһдиев. Больницаның җимерек коймаларын, чалшаеп беткән урам утыргычларын, таш, ком, тимер-томыр белән тулы ишегалдын күргән кешенең һич кенә дә чирлисе килмәс! Т.Галиуллин

2) Хәрабә хәленә килгән. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Ә.Еники. Җимерек шәһәрләрнең ташлары арасында әрвахларның үлмәс җаннары адашып йөри. М.Юныс

3) Ватык, бозык, эшкә яраксыз хәлгә килгән. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барсы да Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага калды. М.Галәү. Ул җимерек һәм пычрак пыялалар эчендә тетрәп-тетрәп янып торган кызгылт шәүләләрдән яктылык түгел, гүя караңгылык, кайгы, хәсрәт ага иде. Ш.Камал. Мин, баладай буйсынып, җимерек ящик өстенә утырдым. А.Шамов

4) Күп йөрүдән чокырланган; җимерелгән. Салкын көз, елгалар аша чыгасы бар, күперләр җимерек. Татарстан

5) Таркалган, бетүгә йөз тоткан. Җимерек илдә зур-зур калаларны Алар исеме белән төзедек без. Ә.Ерикәй

6) күч. сөйл. Чытык, сытылган, җыерылып килгән. [Старшинаның] Чырае бик җимерек иде. Х.Камалов. --- йөзеннән нур качкан, кашлары җимерек иде. В.Имамов

7) күч. Боек, төшенке, моңсу. Менә мин шулай, эшкә яраксыз бер әйбер төсле, почмакта ташланып торам. Вөҗүдемнән дә бигрәк минем күңелем җимерек, җәрәхәтле. Ш.Камал

2. и. мәгъ. к. җимереклек. Союзда ел эчендә төзелгән, иң әйбәт саналган биналарның барысын бергә алганда да, алар Эфес шәһәрендәге фәхешханә җимерекләренә дә тормыйлар. Р.Мирхәйдәров. Урта диңгез төбендә аквалангистлар ярга якын гына урында борынгы шәһәр җимерекләре таптылар. Физик география. Бу йортта яшәүчеләр: – Йортыбыз таркала, көннәрдән бер көнне бина ишелеп, җимерекләр арасында калмасак ярар иде, – диләр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә