ҖИМЕРГЕЧ с. 1) Җимерә торган, юкка чыгара торган, тар-мар итә торган. Җимергеч көчләр котырганда, шәһәр-калалар ахыргача җансызланмыйлар, яшәүләрен дәвам итәләр. М.Юныс. Бу хәл каядыр барып җиткән. Каядыр гына түгел, тагы да хәтәррәк урынга ---. Мә сиңа комиссия ---, мә сиңа җимергеч чыгыш. М.Мәһдиев. Әдип үз дәверенең җимергеч, кешелексез сәясәтенә, тоталитар хакимияткә, аның икейөзлелегенә үтергеч бәя бирә... Р.Әмирхан

2) Зарарлы, зыян китерә торган. Дару чималын һава коры торганда ---, ә кояш нурларының җимергеч тәэсиренә юл куймау максатында – болытлы сүрән көннәрдә җыярга кирәк. Е.Солодухин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә