ҖИМ и. 1) Кош-корт өчен, көрпә, ярма кебек ризык катнаштырып, махсус әзерләнгән азык. Балалы казга җим тимәс. Әйтем. Бу җәйне Хәтирә --- ярдәмгә мохтаҗ әби-карчыкларның йорт эшләрен эшләште, бәрәңге әрчеде. Кош-кортларына җим-азык бирде. М.Галәү. Ул ишегалдын себерде, кош-кортка җим болгатып бирде. Ә.Фәйзи 2) Кош-кортка сибә торган ярма, бөртек. Кошны – җим белән, кешене сүз белән алдыйлар. Әйтем. Амбар алдында җим чүпләгән башка тавыклар арасында кыртлап йөрүче чуар тавык күренде. А.Алиш. Әнә безнең өйдә дә бер тубал чебиләр черелдәшә. Миңа да эш артты: су эчерәм, җим сибәм аларга. Казан утлары 3) сөйл. Азык, ашыйсы ризык. Аерылган каз тупланган каргага җим булыр. Әйтем. Зонада һәркем иртәдән кичкә кадәр җим эзли. Чынлап җыласаң, юк җирдән дә әз-мәз табыла ризык. А.Гыйләҗев. Әтәч йөри җим эзләп, Аяк белән типкәләп. М.Гали 4) диал. Каты кабыклы орлыкның төше. Кабак җиме. Көнбагыш җиме 5) Балык тотканда кармакка кидерелә торган чебен-черки кебек алдавыч. Бернинди җимгә дә чиртмәгәч, балыкчылар күренми башладылар. Г.Гобәй 6) Гарәп алфавитында «җ» хәрефенең исеме 7) күч. Кемне дә булса кулга төшерү максаты белән оештырылган хәйлә. Шушы яшь кыз белән сөйләшү шәкертләр өчен Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде. М.Галәү. Әлтафи ыргыткан кармакка шул арада хәйләкәр, мут Баязитова җим киертте. М.Мәһдиев. Шагыйрь күңелен нәрсә белән аулыйсын тәгаен чамалый, сылана, куенга керә белә, җимнәрне туктаусыз өсти, куерта тора ---. Т.Галиуллин 8) күч. Күңелне, җанны рухи канәгатьләндерә торган нәрсә. Сусаганда су юк, җанга җим юк: Кул сузалмый шунда Алласы. Ф.Бурнаш 9) күч. Нәрсәнең дә булса асылы, нигезе, төп мәгънәсе. [Нәфүш] Сүзнең җимен чамалап алып, көлеп куйды. Г.Ахунов |