ҖИЛ-ЯҢГЫР җый. и. Җил һәм яңгыр; җилләп яуган көчле яңгыр. – Ии ... Билләрем сызлап тора. Җил-яңгыр булыр, ахры. К.Әмири. Елның теләсә кай вакытында, җил-яңгырда, буранда да, нәкъ тиешле вакытында, мәчет манарасыннан сузып-сузып азан әйткән тавыш ишетелә. М.Галәү

Җил-яңгыр тидермәү (тигезмәү) Кемне дә булса рәнҗетергә, кимсетергә ирек бирмәү, кадерләп саклау. Заһит өстеннән шикаятьләр болай да килгәләп тора. Ләкин ул дустына җил-яңгыр тигезмәде. Мирас. Җил-яңгырдан саклау Яклау, рәнҗетергә ирек бирмәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә