ҖИЛЬЯК с. сөйл. 1) Җиңел табигатьле, төптән уйламый торган. Рухи җитлеккәнлек җитенкерәми иде миңа, җильяк егет идем шикелле, юк-бар кешеләргә өстенлек биреп, аларга ияреп китеп, байтак хаталар ясаганымны хәзер аңлыйм да... А.Гыйләҗев

2) Аумакай, үзенең төпле фикере булмаган. Майлы коймак, җылы түр башыннан башканы уйламый торган җильяк тегүчегә аның аты турында лыгырдап баруы пычагыма кирәкмени?! Ф.Хөсни. Җитмәсә тагын, теге юлда ияргән җильяк кеше: – Кайда кызың? Алып китәбезме? – дигән сораулар белән, ачу китереп, һаман бәйләнеп тора. Ф.Хөсни

3) Җитез, йөгерек. Болай үзе тире белән сөяктән генә оешкан кебек күренсә дә, аты да, хуҗасы кебек, җильяк хайван икән, бер көй алгач, чибәр генә элдертә башлады. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә