ҖИЛФЕР-ҖИЛФЕР иярт. 1. Тибрәнүле хәрәкәтне, җил белән селкенеп торуны белдерә. Вакыт-вакыт җәнүп тарафыннан искән җилгә агач яфраклары иренгән сыман гына җилфер-җилфер селкенмәктә иде. Ш.Мөхәммәдев. Тирәдәге агач яфраклары акрын искән җил белән ни-нәрсә хакындадыр җилфер-җилфер сөйләшәләр. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. Тиз-тиз, җәһәт-җәһәт. Ике баласын иярткән Миңзифа, җилфер-җилфер атлап, ирен каршы алырга килә иде. И.Гази |