ҖИЛФЕРДӘ’Ү ф. Җил искәнгә селкенү, җилфер-җилфер килү. Бик күп кеше аның кем икәне белән кызыксынмады да, бары тик җилфердәгән юка плащны гына күрде аларның күзләре. М.Мәһдиев. Асылынып калган кәгазь кисәкләре җилдә акрын гына җилфердиләр. Б.Камалов. Яулык, нәкъ тавис койрыгыдай, әллә ничә төрле төсләр уйнатып, аның кулында җилферди иде. Ә.Еники

Җилфердәп алу Берара, кыска вакыт эчендә җилфердәү. Яфраклар җилфердәп алгач кына, мин янымдагы ботакта мәче башлы ябалак утырганын абайладым. Ә.Хәсәнов. Җилсакал көрсенеп куйды, ефәк сакалы җилфердәп алды. Р.Хафизова. Тылсымлы агач, ишеткәнен белдереп, җилфердәп ала да тынып кала. Л.Лерон

Җилфердәп йөрү Һәрвакыт, гел, озак вакыт җилфердәү. Менә шушы җиңем атна буе җилфердәп йөрде. Н.Гаетбай

Җилфердәп китү Кинәт, кыска вакытлы гына җилфердәү. Берни аңламаган яшь килен каенанасыныкына охшаш алсу алъяпкычның җилфердәп китүен тәрәзә аша гына күреп калды. К.Тимбикова

Җилфердәп кую Кинәт кенә бер тапкыр җилфердәү. Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды. Ә.Еники. Муенына салган җиңелчә шарфы чыккан уңайга җилфердәп куйды. Х.Ширмән

Җилфердәп тору 1) Туктаусыз җилфердәү. Сугыш гөрелтесе якынайганнан-якынайды. Аның өермәсеннән палаткалар җилфердәп торды. М.Хәсәнов. Беләкләренә дә шундый ук тасмалар эленгән. Ул әкрен генә селкенеп, җилфердәп тора. Р.Вәлиева

2) Әле, хәзерге вакытта җилфердәү. --- җен карты сакалын өзеп качкан, бары каенга бәйләнгән сакалы гына җилфердәп тора, ди. Әкият. Аның [Гөлҗиһанның] ике бите ут булып яна, артка чөеп бәйләгән ак яулыгы астыннан ак чәчләре җилфердәп тора иде. Ф.Бәйрәмова

Җилферди башлау Җилфердәргә тотыну. Гөлҗимеш куакларында, төсе уңган иске чүпрәк шикелле, сарык йоннары гына җилферди башлады. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә