ҖИЛФЕРДӘТҮ ф. 1) Җилфер-җилфер китерү, тибрәндерү. Җилләр! Җилфердәтеп кара чәчләремне, Нигә мине шулай сөясез?! Ф.Кәрим. Якубның уң ягыннан, буш җиңен җилфердәтеп, Серебряков бара, сул ягыннан җиңел сөякле Васильев атлый. И.Гази. Ефәк ялларын җилфердәтеп җил белән ярышучы атлар ярсуы... Казан утлары

2) Болгау, селтәү, селкү. Минәйтәм, --- миңа Хәмит Ярми кия торган кара плащ кирәк, менә акча, дип, долларларымны җилфердәтәм. М.Мәһдиев. Иң алдан Тәкъвә Сәхәү килеп керде һәм, башын югары күтәреп, киң җилән җиңен җилфердәтә-җилфердәтә кычкырып җибәрде. М.Әмир

Җилфердәтә башлау Җилфердәтергә тотыну. Яулыкны йомшак җил эләктереп алды, флаг шикелле җилфердәтә башлады. Г.Мөхәммәтшин

Җилфердәтә төшү Тагын да бераз җилфердәтү

Җилфердәтеп алу Берара, кыска вакыт эчендә җилфердәтү. Рәйсә, реверанс ясагандай итеп, күлмәк итәген җилфердәтеп ала да кызу-кызу атлап чыгып китә. Л.Лерон

Җилфердәтеп җибәрү Кинәт җилфердәтә башлау

Җилфердәтеп тору Туктаусыз җилфердәтү. Өстендәге күлмәген кичнең салкын җиле бер яктан – тәненә сылап, икенче яктан әллә нинди кайгы флагы төсле җилфердәтеп тора иде. Ш.Камал. Җил байракны җилфердәтеп тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә