ҖИ’Л ҮЛӘНЕ и. бот. Канәферчәләр семьялыгыннан, күбесенчә, комлы урыннарда үсә, орлыгы өлгереп җиткәч, тамырыннан аерылып, җил уңаена тәгәрәп йөри торган, көчле тармакланган, бик вак чәчәкле үлән яки ярымкуак; пәри уты; русчасы: качим высочайший. Сызгыра кырда җил үлән, Каргалар каркылдаша. Х.Туфан. Җил үләненең тамыры сапонинга бай, йон һәм ефәк юу өчен кулланыла. Биология |