ҖИЛҮ ф. к. җилдертү (1 мәгъ.). Кабан күле өстендә Җилеп килә җил кимә; Уртак ярым түгел, дустым, Син ул кызга һич тимә. Җыр. Хәтердәдер, бәлки, сезнең Казан аша узган чаклар? Пугачёвлар эзен иснәп, Кешнәп җилгән аргамаклар... Х.Туфан. Туры айгыр, җилүдән туктап, акрын адымга күчте. И.Салахов Җилеп калу Форсаттан файдаланып, мөмкинлек булганда җилергә өлгерү. Егет кенә чакта бер җилеп кал, Аркалардан үткән боландай. Җыр |