ҖИЛТЕРӘ’Ү ф. 1. Тиз бару, җил кебек очу. Аягым тоялмый ничек тә, Үзеннән атлады ишеккә; Мин очам, мин барам, җилтерим, Колакта бер аваз – тим-трим. Н.Исәнбәт 2. җилтерәп рәв. мәгъ. Ашкынып, ашыгып; җәһәтлек белән. Ул яңадан коридорга борылып чыкты һәм җилтерәп кереп килүче Васильев белән кара-каршы очрашты. И.Гази. Кыз, җилтерәп, икенче бүлмәгә чыгып китте. Ә.Фәйзи. Ул, җилтерәп кенә чыгып, сыерны ябып, юынып керде... Г.Бәширов |