ҖИЛТЕРӘТҮ ф. 1. 1) Этеп-төртеп, кабаландырып, нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итү; капылт кузгату. Аны әле аңа, әле моңа җилтерәтте, ашыктырды, кабаландырды, примуста доктор әйткәннәрне әзерләп тә алды. Г.Ибраһимов. Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Аннушка аны, җилтерәтеп алып, чанага күтәреп салды. Ә.Фәйзи. Каравыл өенең ишеген тибеп җибәрде дә коты очкан Шәмсетдинне, җилтерәтеп, ай яктысына чыгарып бастырды. Г.Бәширов

2) Тотып, нык кына селкү. – Нинди врач? Син нәрсә сөйлисең? – дип җилтерәтергә тотынды аны Әзһәр. Ф.Яруллин. Аннары нишләргә белмичә чыбыкка тотынып торган Томилинны, иңеннән җилтерәтеп, арба артына төртте. Казан утлары

3) Сикертеп-дыңгырдатып, дөбердәтеп алып бару. Җилтерәтеп чыбык тарантасны, Җирән кашка алга ашкына. Ш.Мөдәррис

2. җилтерәтеп рәв. мәгъ. 1) Бик тиз, тиз арада, җәһәтләп. Әнә бер ак җиңсәлесе, башын калкытмыйча гына, учмаларын җилтерәтеп күтәреп сала. И.Гази. Әби белән Рифгать чананы җилтерәтеп алып киттеләр. Бары тик үргә менеп җиткәч кенә туктадылар. А.Әхмәт. Кемнәрдер аның чемоданын җилтерәтеп алып китте. Г.Әпсәләмов

2) Шау-гөр килеп. Җилтерәтеп кенә бер кул чабып алдылар. Г.Бәширов

Җилтерәтә бару Торган саен ныграк җилтерәтү, җилтерәтүне аз-азлап көчәйтү

Җилтерәтә башлау Җилтерәтергә тотыну. Күп вакыт үтмәде --- үзлегеннән җыйналган халык төркеме Фәйзулла куштан өенә барып, ни эшләргә белмичә аптырап торган карт куштанны җилтерәтә башлады. М.Галәү

Җилтерәтеп алу Бераз, аз гына җилтерәтү. Заһидәнең халәтен аңлаган Гайшә кызның җилкәсеннән тотып җилтерәтеп алды: – Исеңә кил, ахирәтем, – диде ул. Ф.Сафин

Җилтерәтеп җибәрү Кинәт җилтерәтә башлау. «Һәй-й, атка арт ягыннан камыт кидергән нәстә», – дип, малайны җилтерәтеп җибәрде. М.Хәсәнов

Җилтерәтеп кую Кинәт бер тапкыр җилтерәтү. – Ахмак! – дип кычкырып җибәрде Мәле һәм аны иңбашларыннан тотып җилтерәтеп куйды. Ф.Садриев. – Без сабыйлар түгел ләбаса! – диде ул һәм, кызуланып, Шаһназарның туныннан тотып алган килеш җилтерәтеп куйды. Ә.Фәйзи

Җилтерәтеп тору Бертуктаусыз җилтерәтү. Музыка ялганны кабул итми. Концерт беткәнче, шушы сораулар тойгыларымны тетрәтеп, җилтерәтеп торды. М.Юныс

Җилтерәтеп чыгару Куып чыгару, җилкәләп озату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә