ҖИЛСЕТҮ ф. 1) Җилдән аз гына шешенү. Каршы искән җил битне җилсеткән 2) күч. Җилкендерү, дәртләндерү, нәрсәгә дә булса омтылу хисе тудыру. Ләкин аның тавышы шундый матур, моңлы, йөрәкне җилсетеп, дулкынлатып үтә. Ә.Еники Җилсетә төшү Беркадәр, бераз җилсетү; бераз җилсенгән хәлгә китерү Җилсетеп кую Беркадәр җилсетү, аз гына, кыска вакытка җилсетү. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып йөри, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Ә.Еники |