ҖИЛСЕНҮ ф. Суык җил тәэсирендә аз гына шешенү, кызару. Каты җилдән сугышчыларның битләре, куллары ярылып бетте, күз кабаклары җилсенде. Г.Бәширов. Кыза төшкәч, олаучының чумар кебек җилсенгән күз кабаклары ачылып китте. Казан утлары 2) мед. Ялкынсынып шешү, кабару. Бүген төндә әтиегез дөнья куйган. Үпкәсе җилсенүеннән. Д.Вәлиев Җилсенә башлау Җилсенү билгеләре күренү. Йокысы туймаган, бите җилсенә башлаган Тотыш би, алар кергәндә, йомшак урында ята иде. Н.Фәттах Җилсенә төшү Беркадәр, бераз җилсенү; аз гына шешенеп китү. Бите җилсенә төшкән Җилсенеп тору Һаман, еш җилсенү |