ҖИЛСЕЗЛЕК и. 1) Җилсез, тыныч һава; штиль. Көннең эссе булачагына чалт аяз күк, җилсезлек, кошларның инде хәзердән агач күләгәсендә мәш килүләре хәбәр вә дәлил иде. Ф.Яхин 2) Җил йөрмәү, ышык булу 3) күч. Тынлык; тыныч вакыт. Гаскәри-хәрби лирикадан соң «шигърият» дигән дәрьяда тынлык, салмаклык, җилсезлек чоры башланды. Р.Батулла |